Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Холокост

27 гыйнвар-Холокост корбаннарын искә алу көне.
Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне уңаеннан, без укучылар белән берлектә "Холокост " исемле хәтер сәгате уздырдык.
Бу чараны музей җитәкчесе Хәлимә апа Хөснетдинова оештырды.
Холокост корбаннары турында укучыларны бик күп мәгълүматлар белән таныштырды.
Шулай ук , бу чарада мөгаллим Рифат абый Гайфи улы да, вакыйгаларның чиксез авыр һәм куркыныч булуы турында әйтеп узды.
Хәтер сәгате укучыларны көчле, батыр, мәрхәмәтле булырга, тарихыбызны онытмаска чакырды.
Холокост корбаннарын искә алып, бер минут тынлык оештырылды.
Илебез тыныч, күгебез аяз булсын!