Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Без ришвәтчелеккә каршы

Ришвәт -ул берәр төрле үтенечне, эшне, сорауны, мәсьәләне уңай хәл итүне сорап, югарырак баскычта баручыга күпмедер күләмдә акча яки әйбер бирү.
Кешеләрне катламнарга бүлү шунда башлана да инде: югары катлам, урта катлам, түбән катлам.
Көндә бу " ришвәт " сүзенә карата яңалыклар ишетәбез, тыңлыйбыз, укыйбыз , күрәбез.
Аны булдырмау, бу харам эшне бетерү өстендә эшләргә кирәк икәнен аңлату өчен, авылдашлар арасында акцияләр, әңгәмәләр алып барабыз, күргәзмәләр куябыз.
Шул уңайдан бертавыштан " Ришвәтчелеккә юк дибез ! " исемле акция уздырдык.
Акциядә авыл халкы, мәктәп директоры, ФАП хезмәткәре, сатучылар, пенсионерлер, күп балалы гаиләләр катнашты.
Алар бертавыштан " Без ришвәтчелеккә каршы ! ", - диделәр.
Тыныч яшик! Матур яшик!