Без Волонтерлар
Табигатебездә кыш. Кар бураннары биек-биек таулар, көртләр өеп китә. Капка төпләре, өй аллары, тыкырык буйлары, урамнар кар белән өелгән.
Без , волонтерлар авылыбыздагы өлкән буынны, бигрәк тә уллары махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләләргә ярдәм итәргә, аларның хәлләрен белеп торырга тиеш.
Шул уңайдан , бүген улы махсус хәрби операциядә катнашучы Сәмига апа Гайфуллина гаиләсендә булдык.
Ананың хәлен белдек, аралаштык, сәйләштек, Яңа ел күчтәнәче тапшырдык. Сәмига апага сәламәтлек, сабырлык теләдек.
Капка төпләрен көрәдек, утынга ягар өчен киселгән такта - токталарны ташып өйдек.
Алга таба шулай, башка гаиләләрдә дә булырга, хәлләрен белергә, ярдәм итәргә дигән теләктә калдык.
Илләр тынычлансын, аналар күз яше түкмәсен иде.