Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Кечкенәләр өчен бәйрәм

Бүген, кечкенә, нәни дуслар белән "Яңа ел маҗаралары" исемле бәйрәм үткәрдек.
Бәйрәмгә алар белән бергә, әтиләр, әниләр, әбиләр, апалар да килгән иде.
Бәйрәм уеннар , ярышлар, биюләр, конкурслар белән үрелеп барды.
Бәйрәм барышында балалар белән бергә " Яшел чыршы", "Утята" , татар , рус биюләре башкардык .
Бик күп төрле уеннар уйнадык. Балаларга һәм килгән кунакларга бәйрәм бик ошады. Ахырдан истәлеккә фотога төштек, тәмле, баллы күчтәнәчләр тараттык.
Бәйрәмне оештырып, балалар күңелен күргән өчен, Резидә апа Галләмова , һәм балалар үзләре рәхмәт әйттеләр.
Балалар сәламәт һәм бәхетле булсыннар!