Россия Конституциясе көне
12 декабрь -Россия Федерациясе Конституциясе көне.
Конституция көне Россиядәге иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып санала һәм ел саен 12 декабрьдә билгеләп үтелә.
1993 елның 12 декабрь көнендә кабул ителгән Төп закон Кешене, аның гражданлык хокукларын һәм демократик идеяләрен иң зур хәзинә дип игълан итте.
Шул уңайдан, бүген 6,10 сыйныф укучылары белән берлектә " Конституция -илнең төп законы" исемле әңгәмә уздырдык, күргәзмә белән таныштык.
" Баш мие штурмы" , " Әкият ялган , әмма анда киная" исемле викториналар уздырдык.
Укучылар үзләрен бик актив яктан күрсәттеләр.
Чара бик күңелле узды.