Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Батырлык сәгате

9 декабрь - Ватан геройлары көне. Һәр төбәк, һәр ил изге яуда батырлыгын, чиксез каһарманлык үрнәге күрсәткән, данлы геройларын искә ала, алар белән горурлана.
Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү - ул бабаларыбызның батырлыгын искә алу гына түгел, Советлары Союзы Геройларын, Россия Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын, МХО да хезмәт итүче батыр ир - егетләребезне дә хөрмәтләү булып тора.
Бүген, шул уңайдан музейда "Батырлык сәгате" исемле дәрес узды.
Музей җитәкчесе, Хәлимә апа Хөснетдинова, авылдашыбыз, волонтер Әлфия апа Хәбибуллина геройлар турында бик бай, күп төрле мәгълүматлар сөйләделәр, тарихны искә төшерделәр.
Бу дәрес, укучылар өчен бик эчтәлекле, тарихи , дәрес булды. Аларда Ватанга, батырларыбызга карата хөрмәт, ярату хисләре тәрбияләнде.
Бүген 5 декабрь- Халыкара Волонтерлар көне. Бу хезмәттә үзеннән көч керткән һәр авылдашка, олысына - кечесенә, мәдәният , китарханә, музей хезмәткәрләренә рәхмәт белдердек. Геройлар көне белән! Батырлар даны мәңгелек!