Солдатка хат
Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә " Күңел җылымны салып" исемле акциядә катнашып, матур, җылы эчтәлекле хатлар яздык.
Аларга сәламәтлек, саулык, озын гомер, сабырлык, түземлек теләдек.
Тиз арада сугышлар тәмамланып, үз гаиләләренә, туган илгә , гаиләләренә кайтуларын , аларны хөрмәт итүебезне һәм көтүебезне теләп, рәхмәтләр әйттек. Күңел җылысы белән язылган хатлар, егетләребезгә көч, куәт, өмет, сабырлык бүләк итәр, аларны яклар һәм саклар дигән теләктә калабыз.
Җиңү безнең кулларда булыр!