Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Әниләр көне

Бүген, Салагыш авыл мәдәният йортында "Әниләр көне" уздырдык.
Кичә матур җырлар, биюләр, котлаулар, теләкләр, уеннар белән үрелеп барды.
Тәнзилә апа Хәбибуллина, әниләргә багышлап , үзе язган шигырьләрен укыды, җыр башкарды.
Чарада күргәзмә дә бик матур урын алды. "Күңелем бизәкләре" исемле күргәзмәгә, авылдашыбыз Хәлиуллина Нәсимә апаның хезмәтләре куелды.
Вәзим абый Тулбаев иң матур көйләрен сузды.
Өлкән яшьтәге, Гөлсем апа Кәримова җырларга тезмә башкарды.
Салагыш авыл җирлеге җитәкчесе Фәрдетдинова Илгизә Минесалих кызы, әниләрне бәйрәм белән котлады.
Бәйрәм чәй өстәле артында узды.
Авылдашлар гөрләшеп, аралашып, уеннарда катнашып, җырлап, биеп күңел ачтылар.
Бәйрәм бик күңелле узды