СПИД көне
1декабрь СПИДка каршы бөтендөнья көрәш көне.
СПИД " иммун дефициты" ул организмның йогышлы чирләргә каршы торучанлыкның кимүе дип аңларга мөмкин.
Шул уңайдан, мәктәптә узган ата - аналар җыелышында, " Кызыл тасма" исемле гасыр афәте турында сөйләштек.
Балаларны бу йогышлы чирдән саклыйк, яклыйк, алар белән гел элемтәдә торыйк, дигән фикерләр әйтелде.
Ахырдан ата - аналарга буклетлар таратылды.