Татарстан флагы көне
29 ноябрь - Татарстан флагы көне.
ТР Дәүләт флагы-ул триколор яшел, ак һәм кызыл төстәге горизонталь сызыклардан тора.
Яшел төс -яшеллекне, ак төс-аклык, чисталыкны, кызыл төс - көч, энергия, тормышны аңлата.
Шул уңайдан, укучылар белән берлектә " Татарстан флагы " исемле мәгълумат сәгате уздырдык.
Татарстан әмәле төсендәге кебек, табигатьне сакларга, чиста, ак күңелле, энергияле , көчле булырга, тормышны яратырга кирәк , дигән фикерләр әйттек.