Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Әниләр көне

30 ноябрь - "Әниләр көне! ". Бу көн иң кадерле, матур , җылы бәйрәмнәрнең берсе.
Шул уңайдан, авылыбызның олы йөрәкле, иң хөрмәтле аналары янында булдык.
Аларның уллары махсус хәрби операциядә катнашып, илебезнең, күгебезнең тынычлыгын саклый, матур, якты тормыш өчен көрәшә.
Олы йөрәкле, сабыр аналарны якынлашып килүче бәйрәм белән котладык, хәлләрен сораштык, сәламәтлек, сабырлык теләдек.
Алар килүебезгә, бу изге гамәлебезгә рәхмәтләр әйттеләр.
"Бердә онытмыйсыз, һәр бәйрәмгә киләсез, зур рәхмәтләр яусын сезгә", - диде Гүзәлия апа Әзиятова.
Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын!