Эко Осень
Язын, җәен, көзен авыл урамнарында, өй алларында, капка төпләрендә, тыкырык буйларында, юл буйларында чүпләр җыю, чүп үләннәрен чабу, тырмалау, матурлау эшләре алып барабыз.
Яши торган җиребез, авылыбыз , юл буйларыбыз чиста булса, үзебезгә дә, кайткан -киткән авылдашларга да, кунакларга да күңелле була.
Шул уңайдан, бүген юл буйларын чистарту, чүпләр җыю акциясендә катнаштык.
Авылыбызның, табигатебезнең чисталыгы, матурлыгы безнең кулларда!
Шуны да әйтәсе килә: табигатебез матур, аны саклыйк, үзебездән чүпләр калдырмыйк, чиста, матур яшик дуслар!