Әңгәмә "Бала хокукларын яклау көне"
Бүген 20 ноябрь бала хокукларын яклау көне.
Шул уңайдан, балалар белән берлектә, "Минем дәньям- минем хокукларым" исемле әңгәмә уздырдык.
Чара барышында балаларның үз -үзләрен яклый һәм саклый белү өчен, үз хокуклары барлыгы турында, алар белән һәрдаим эшли белергә кирәклеге турында аңлату эшләре алып бардык һәм фикерләр алыштык.
Балалар җәмгыятебезнең яклауга мохтаҗ әгьзалары.
Балаларны без якларга һәм сакларга тиеш. Алар безнең киләчәк.
Балалар сәламәт , матур, батыр булып үссеннәр, бакчага йөрсеннәр, белем алсыннар, тату гаиләдә тәрбияләнсеннәр .
Алар кыерсытылмасыннар, рәнҗетелмәсеннәр, күз яшьләре түкмәсеннәр , үз хокукларын яклый белсеннәр иде , дигән теләктә калабыз.