Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Ләбиб Айтуганов

Әгерҗе районы, Нарат авылында туып үскән якташыбыз, шагыйрь , язучы, музыкант, тәрҗемәче Ләбиб Айтуганывның 90 еллыгы уңаеннан "Шушы яктан, шушы туфрактан "исемле искә алу дәресе уздырдык.
Төрле яктан сәләткә бай булган, якташыбызның тәрҗемә иткән " һәрвакыт булсын кояш" исемле шигырен укучыларга укыдык. Үзе көй язган "Юллар" җырын җырлап күрсәттек.
Татар теле һәм әдәбият фәннәре укытучысы, Венера апа Гыйззәтуллина шагыйрьнең иҗаты белән таныштырды, балалар өчен язган шигырьләрен укыды.
Бу чарада 6, 7 сыйныф укучылары катнашты.
Шулай ук, укучыларны райондаш, авылдаш каләм осталары, шагыйрь һәм шагыйрәләр, язучылар һәм аларның китаплары белән таныштырдык.
Укучыларга әдәбиятны , телне , сәнгатьне яратырга һәм хөрмәт итәргә , тарихны белергә кирәк дигән, тәрбияви фикерләр әйттек, аңлату эшләре алып бардык.
Чара бик матур һәм эчтәлекле узды.