Линейные танцы
Актив авылдашлар, өлкән яшьтәге пенсионерлар белән, "Сызыклы биюләр" исемле чара уздырдык.
Авылдашлар бу чарада бик актив һәм теләп катнаштылар.
Алар белән берлектә, төрле бию күнегүләрен, хәрәкәтләрен искә төшердек, биеп карадык.
Бию хәрәкәтләре аларга рәхәтлек, күңеллелек өстәде.
Чара ахырында авылдашлар белән тәмләп чәй эчтек. Чәй өстәле артында алар яшьлек хатирәләрен искә төшерделәр.
Мондый чараларның еш булуын теләп, рәхмәтләр белдерделәр.