Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Әңгәмә "Балигь булмаган балаларның хокук бозуы"

Балигъ булмаган балаларның хокук бозуы һәм җинаять эшләүләре җәмгыятебездә еш күренә.
Шул уңайдан китапханәдә , балигъ булмаган балалар арасында җинаятьләрне һәм хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән " Шаярту яки хулиганлык аермасын бел" исемле әңгәмә уздырдык.
Балигъ булмаган балаларның хокук бозуларның төп сәбәпләре шунда ки, балалар һәм яшүсмерләр еш кына җинаятьләрнең җитдилеген аңламыйлар һәм законсыз гамәлләрен куркыныч һәм мавыктыргыч уен гына дип саныйлар.
Урамнарда, мәктәпләрдә, җәмәгать урыннарында берсен- берсе кыерсыту, ямьсез сүзләр ату, кыйнау, сугу, һәм башка начар гамәлләр күзәтелә.
Чара барышында балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү, яшүсмерләргә хокукый аң тәрбияләү турында сөйләштек, аралаштык.
Аларны акыллы, тыйнак, ярдәмчел, тырыш, булырга, өлкәннәрне - өлкән, кечеләрне- кече итәргә чакырдык. Матур кызлар, батыр уллар булып үсүләрен теләдек.