Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Акция "Татарча диктант яз"

Бүген Салагыш авыл мәдәният йортында " Татарча диктант" акциясендә катнаштык.
Акциядә 10 кеше катнашты.
Текст бик матур, бай эчтәлекле ,тәрбияви иде.
Тел осталыгы һәм күркәм сүзлелек. Матур сөйләшү, аралашу, сөйләгән сүзнең мәгънәле булуы турында, татлы телле, ачык йөзле, киң күңелле булырга өнди.
Тәрбияви бирелгән текст, катнашучыларга да бик ошады, рәхмәтләр белдерделәр.
Акциядә актив авылдашлар, өлкәннәр катнашты. Зур рәхмәт аларга!