Терроризмга юкдибез
Соңгы елларда терроризм, экстремизм кебек куркыныч төшенчәләрне еш ишетергә , алар белән очрашырга туры килә.
Шул уңайдан , ялга кайткан студентлар белән, "Террорчылыкка юк дибез" исемле әңгәмә алып бардык.
Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре җитә, озак вакытлы яллар, массакүләм чаралар вакытында террористик актлар эшләү куркынычы арта.
Урамда һәм башка урыннарда шикле җиһазлар күрсәгез, кичекмәстән полиция хезмәткәрләренә, бүлегенә хәбәр итегез. Телефон: 20-0-02.
Битараф булмагыз, сезнең вакытында эшләгән гамәлләрегез, террористик гамәлләрне булдырмый калырга ярдәм итә.
Әңгәмә барышында, егетләргә уяу, тапкыр, сизгер булыгыз дигән , фикерләр әйттек, кагыйдәләр белән таныштырдык.
Ахырдан буклетлар өләштек.