Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Таҗи Гыйззәт иҗаты

Таҗи Гыйззәт-татар дөньясының йөзек кашы, татар драматургиясенә нигез салучыларның берсе, төбәгебез горурлыгы, режиссер, актер, ТАССР ның һәм РСФСР ның атказанган эшлеклесе, ике тапкыр совет Хөкүмәтенең Почет билгесе ордены белән бүләкләнгән, 37 драма әсәре авторы.
Шул уңайдан, бүген укучылар белән берлектә "Театрда кунакта" исемле әңгәмә уздырдык.
Музей җитәкчесе Хәлимә ханым Хөснетдинова , драматургның иҗат һәм тормыш юлы белән таныштырды.
Мәдәният хезмәткәрләре, "Чаткылар" исемле драмасыннан өзек уйнадык.
Әңгәмә бик күңелле узды.