"Махсус хәрби операция" исемле дәрес
Донбасс сугышы яки Украина көнчыгышлыларга каршы низаг, яки Украина ватандашлар -сугышы.
Низагның башлану датасы булып, 2014 елның 7 апреле санала.
Украина хакимияте үз гамәлләрен "ТКО" (террорчыларга каршы операция), дип, Россия яклы көчләр һәм Россия җитәкчелеге исә аларны" җәзалау операциясе", дип атыйлар.
11 елга якын барган сугыш, күпме яшь гомерләрне, күпме җирлекләрне, шәһәрләрне үзенә йотты.
Шул хакта, укучылар, укытучылар белән берлектә " Махсус хәрби операция" исемле дәрес алып бардык.
Шушы темага карата видеоролик карадык, рәсем һәм фотолар белән таныштык.
Сугышның тиз арада тәмамлануын, ир -егетләрнең гаиләләренә, исән - имин кайтуларын теләдек.
Бу сугышта үзләрен аямыйча, корбан булганнар истәлегенә, бер минут тынлык белдердек.