"Начар гадәтләрдән арын"
Бүген, укучылар белән берлектә "Начар гадәтләрдән арын" исемле әңгәмә уздырдык.
Укучыларны сәламәт булырга, сәламәтлекне сакларга һәм якларга, хезмәтне һәм спортны яратырга өндәдек.
Тәмәке, алкоголь белән дус булмаска, җиләк - җимеш, тәм- том, яшелчә, витаминнар ашарга, күбрәк спорт белән шөгыльлләнергә, хезмәтне яратырга кирәклеге турында да, аңлату эшләре алып бардык.
Аларга "Тәмәке урынына кәнфит", "Алмада барлык витамин" , дигән төшенчәләрне дә , әйтеп уздык.
Укучыларга сәламәтлек теләп саубуллаштык.
Сәламәт булыйк, дуслар! Начар гадәтләргә юл куймыйк!