Табигатькә сәяхәт
Көз фасылының иң матур көннәре. Табигать аеруча матур, ямьле. Агачлар төрле төстә күлмәк кигәннәр. Гаскәр кеби чыршы, наратлар гына, яшел күлмәктән.
Бүген, актив авылдашлар белән, табигать кочагына сәяхәткә чыктык.
Тәмләп чәй эчтек, аралаштык, сөйләштек, серләштек, биедек, җырладык, башваткычлар чиштек.
"Капкалы", "Чума үрдәк, чума каз", "Татар биюләре" биедек, уйнадык, вальс әйләндек.
Матур табигать кочагында истәлеккә фотога төштек.
Бүгенге сәяхәт бик күңелле булды, рәхәтләнеп ял иттек. Алга таба да, шулай очрашулар, матур сәяхәтләргә йөрүләр насыйп булсын, дигән теләктә калдык.
Бердәм һәм бергә булыйк! Матур яшик дуслар!