Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Әтиләр сүзе күңелнең күзе

Бу атнаның якшәмбе көнендә, гаилә бәйрәме-Әтиләр көне билгеләп үтелә.
Шул уңайдан, без "Әтиләр сүзе -күңелнең күзе" исемле кичә уздырдык.
Бәйрәм чәй табыны артында узды.
Уеннар, ярышлар, котлаулар, җырлар, әйтем һәм табышмаклар, башваткычлар белән үрелеп барган бәйрәм, күңелләрдә озак сакланыр.
Бәйрәм музыкаль сәлам белән башланып китте. Әтиләр уен коралларында татар халык җырларына тезмәләр уйнадылар һәм җырладылар.
Бала төрү ярышында да, алар сынатмадылар.
Хәрефләрдән , тормыш иптәшләренә көндә дәшә торган, матур сүзләрне җыйдылар.
Үзләре йөртә торган машиналарны, күз бәйләп, ясап куйдылар.
Бәйрәмне , матур җырлары, моңлы көйләре белән , Дамир абый Муллахметов бизәде.
Якынлашып килүче бәйрәм, түгәрәк һәм мөбарәк булсын хөрмәтле Әтиләр!