Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Өлкәннәр көне

Бүген, якынлашып килүче , Өлкәннәр көне уңаеннан , "Күңелләрдә яшьлек җырлый"исемле бәйрәм уздырдык.
Бәйрәм , искиткеч матур, күркәм, күңелле узды.
Җырлар, шигырьләр, теләкләр, уеннар белән үрелеп барган, бәйрәм авылдашларга бик ошады.
Өлкән буын рәхәтләнеп ял итте, кайнар аш, чәй, тәм - томнар белән сыйланды.
Бәйрәмгә , уллары МХО да катнашучы аналар да килгән иде. Аларны бәйрәм белән котлап, чәчәк бәйләмнәре тапшырдык.
Авылдашыбыз Галимҗан абый, үз бакчасында үстергән бер кочак чәчәк бәйләме белән бәйрәмгә килгән.
Бәйрәм ахырында , һәр өлкән буынга чәчәкләр өләштек!
Бәйрәмнәр түгәрәк һәм мөбарәк булсын!