В гостях у чая
Чәй -татар халкының яраткан эчемлеге. Чәйнең файдасын санап бетергесез. Аның составында 500 гә якын микроэлемент табылган.
Бүген, Пушкин картасы кысаларында "Чәй янында кунакта" исемле чара уздырдык.
Бу чара бик күңелле узды. Укучылар белән чәй төрләрен барладык, чәйнең файдасы турында, витамин төрләрен санадык.
Татар халкы элек -электән кунакчыл, ачык чырайлы булган, һәм дуслар, якыннар, күршеләр белән чәй эчәргә яраткан.
Бүгенгесе көндә дә, бу дәвам итә. Кунакка килгән, хәл белергә кергән, юлдан арып-талып кайтучыны, чәй белән сыйларга кирәклеге турында да, укучыларга аңлаттык.
Чара барышында викторина сорауларына җавап бирдек, һәм ахырдан тәмләп чәй эчтек.
Чәйне күп итеп эчегез, файдасы күп белегез!
Сәламәт булыйк, дуслар!
Чәйләрегез тәмле булсын!