Кросс 2025
Бүген, авылыбызның табигать кочагында балалар, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, ял иттек.
Кайнар шулпа ашадык, кайнар чәй эчтек, тәмле ризыклар белән сыйландык.
Болынга чыгу белән, коры-сары җыеп, учак яктык, казан астык, чәй куйдык.
Аш-су әзер булганчы, балалар белән дуслык, татулык , "Деструктив" тәрбия турында сйләштек. Аларга бер - берегезне хөрмәт итегез, дус, тату булыгыз, ямьсез, сүзләр белән үпкәләшмәгез, сукмагыз, какмагыз, юмарт булыгыз , дигән фикерләр әйттек, аңлату эшләре алып бардык.
Тәм - томнар белән сыйланып алгач, уеннар уйнадык. "Үрдәкләр һәм аучы", "Ал кирәкме- гөл кирәкме", "Чума үрдәк-чума каз" исемле татар халык уеннары, балаларга бик ошады.
Чара ахырында "Кросс 2025" акциясе уздырдык.
Тәмләп чәй эчкәч, истәлеккә фотога төшеп, кайтыр юлга кузгалдык.
Бүгенге күңелле яллар, бик матур узды.
Балалар шат, матур, сәламәт булсыннар!