Фашизм корбаннарын искә алу көне
Сентябрьнең һәр икенче якшәмбесендә бөтендөнья Фашизм корбаннарын искә төшерә.
Фашизм корбаннарын искә алу көне илебез халкы өчен иң күңелсез даталарның берсе.
Шул уңайдан, бүген актив пенсионерлар, музей, клуб, китапханә хезмәткәрләре белән берлектә, һәйкәл янында булдык.
Чүпләр чаптык тырмаладык, утадык, чистарттык.
Илебез корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдык, алар хөрмәтенә чәчәкләр салдык.
Илләр тыныч, күкләр аяз булсын!