Күңелле уеннар
Бүген, җәйге яллар, җәй айлары белән саубуллашып, актив авылдашлар һәм балалар белән берлектә, "Күңелле ярышлар һәм уеннар" исемле бәйрәм уздырдык.
Бәйрәм бик күңелле узды. Чарада өлкәннәр дә, балалар да актив катнаштылар.
Алма җыю, капчык киеп йөгерү, канат тарту, таяк тарту, атта чабу, чүлмәк вату, күчтәнәч кисү, капчык эченнән йөзеп чыгу кебек уеннар, ярышлар бик күңелле үтте.
Бәйрәм ахырында , тәмле итеп сыйландык, чәйләр эчтек. Истәлеккә фотолар төштек.
Авылдашлар һәм балалар белән, без бик күңелле яшибез.
Сәламәт булыйк, илләр тыныч, күкләр аяз булсын!