Һәйкәлләрне чиста тотыйк
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 80 ел тулды.
Дәһшәтле сугышта катнашкан ветераннарыбыз калмады да диярлек.
Бу канкойгыч еллар турында Җиңү бәйрәме һәм һәйкәлләр генә искә төшереп тора.
Бу уңайдан тарихи вакыйгаларны мәңгеләштерүгә һәйкәл булган авылларны бәхетле дияяргә була чөнки, аларда хәтер яши.
Бүген , Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл янында җыештыру, чүпләр утау, чистарту эшләре алып бардык.
Безгә тыныч тормыш бүләк иткән, матур, якты тормыш өчен көрәшеп, корбан булган авылдашларны искә алып, һәйкәлләргә еш килик, онытмыйк, гөлләр салыйк, бу безнең төп бурыч!
Күкләр аяз, илләр тыныч булсын!