Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Информацион сәгать

30 август -Татарстан Республикасы көне.
Республика көне -күпмилләтле Татарстан халкының тыннычлыгы һәм иминлек, бердәмлек символы ул.
Төрлебез төрле диндә , миләттә булсак та, тату һәм дус яшибез.
Татарстан -бәйсез дәүләт.
Шул уңайдан, балалар белән " Татарстан - туган ягым" исемле информацион сәгать уздырдык. Күргәзмә белән таныштык, " Мин яратам сине, Татарстан " исемле шигырь укыдык. Татарстан флагының төсләре, нәрсәне аңлатуы турында да фикерләр алыштык.
Якынлашып килүче, Татарстан Республикасы көне белән, дуслар!
Илләр тыныч, күкләр аяз булсын!