Информацион сәгать
Россиядә ел саен 22 август -Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.
Бүген, бездә балалар белән берлектә якынлашып килүче тарихи датаны билгеләп үттек.
"Бөек әләм-Россия флагы" исемле күргәзмә янында балаларны Россия Федерациясе Дәүләт флагының тарихы белән таныштырдык.
Чара барышында балалар, Россия флагының төсләре нәрсәне аңлатуын да искә төшерделәр.
Ак төсе-азатлык, мөстәкыйльллек.
Зәңгәр төс- ышаныч, рухият.
Кызыл төс-бөеклек.
Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын!