Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Туган җирем гүзәл Әгерҗем

Әгерҗебез -туган төбәгебез! Әйе, районыбыз көннән - көн матурлана, үсә, зурая!
Без, районыбыз белән горурланабыз! Чит җирләрдә йөргәндә дә, "Без , Әгерҗедән ! ", -дип горурланып әйтәбез.
Шул уңайдан, бүген балалар белән берлектә , "Әгерҗедә йөрәк җырым ! " исемле әңгәмә уздырдык. Районыбыз белән горурландык, аны зурладык.
Районыбыздан чыккан, зур шәһесләр турында сөйләштек, фикерләр алыштык.
"Туган җирем , гүзәл Әгерҗем ! " исемле күргәзмә белән таныштык.
Күргәзмә районыбыз турында язылган матур әдәбият, райондаш һәм авылдаш язучыларыбызның , Әгерҗе турында язылган матур шигырьләре белән дә , баетылган иде.
Раушания апа Байтимированың, Гафият абый Нигъмәтуллинның шигырьләрен укыдык. Әңгәмәне, " Гөрләп үсә, Әгерҗебез ! исемле җыр белән тәмамладык.
Әгерҗедә - туган төбәгем,
Назлап тирбәлгән бишек.
Гүзәл калам , хөр яшә син,
Җырдан , җырларга күчеп.
Чыңгыз Мусин.
Без, районыбыз белән горурланабыз! Яшә, гөрлә, үс , Әгерҗем! Даның еракларга китәрлек булып, үс Әгерҗем!