Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Сәламәт тәндә сәламәт акыл

Сәламәтлек кешенең иң зур байлыгы! Сәламәт булсак кына, тормыш та матур, яшәве дә күңелле!
Шул уңайдан балалар белән " Сәламәт тәндә - сәламәт акыл " исемле әңгәмә уздырдык.
Алар белән , сәламәтлек кагыйдәләрен санап, барлап чыктык.
Балалар кагыйдәләрне бик күп беләләр: зарядка ясау, күп хәрәкәт итү, дөрес туклану, чиста һәм пөхтә булу, спортны ярату, йоклау, саф һавада булу, хезмәтне ярату, ял итү һәм башкалар.
Начар гадәтләрдән читтә калырга кирәклеге турында да, фикерләр алыштык.
Чара барышында " Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" исемле күргәзмә дә куелды.
Күргәзмә көзге бакчада үсә торган, сәламәтлек өчен файдалы яшшелчә, җиләк - җимешләр белән баетылды.
Балалар белән , алманың, кишернең, помидорның, баллы боычның, карбызның, файдаларын санап чыктык, ахырдан бик тәмле, баллы карбыз белән сыйландык.
Чара ахырында балалар белән кичке зарядка ясадык.
Сәламәтлек -ул чыныгу, дөрес туклану, көндәлек режим, яхшы эмоцияләр, хезмәт һәм тәрбия!
Сәламәт булыйк, дуслар!