Без террорчылыкка юк дибез
Безнең акция -дөньядагы барлык кешеләрне тынычлыкка, кайгыртучанлыкка, куркынычсыз яшшәү шартларына көч кулланудан баш тартуга чакыру.
Бүген , балалар белән берлектә " Без тынычлык телбез! " исемле акциядә катнаштык.
Төсле акбурлар белән, кояш, күк йөзе, күгәрчен, салават күпере, төрле төстәге шарлар, җир шарын күрсәткән рәсемнәр ясадык.
Җирдә сугышлар , террорчылык булмасын өчен , һәм баш өстендә һәрвакыт кояш балкысын, күк йөзе аяз, тыныч булсын өчен, безгә , халыкка, кешелеккә игелекле булырга кирәк...
Дөнья бик зур , һәм безнең һәрберебез кечкенә тамчы. Ләкин һәр тамчы чиста һәм игелекле булса , тормышның бөтен океанында су чистарак һәм чистарак булачак.
Игелекле, мәрхәмәтле, ярдәмчел булып яшик!
Тынычлык килсен! Тынычлык урнашсын! Тынычлык телибез, без!