Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Тәрбия сәгате

Юлларда һәм урамнарда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен , шулай ук махсус билгеләнгән урыннарда машина юлы аша чыгуның мөһимлеген искәртеп , укучылар һәм кечкенәләр белән берлектә , "Җәяүлеләр кичүе" исемле тәрбия сәгате узды.
Укучылар белән, юл кагыйдәләре турында сөйләштек, светофорның яшел, сары, кызыл төсләре турында фикерләр алыштык, Яшел ут янганда барырга, сары ут янганда әзерләнергә, кызыл ут янганда туктап торырга кирәклеге турында аңлаштык.
Юлны чыкканда уңга, сулга карарга кирәклеге , телефоннан һәм янәшә баручы дустың белән сөйләшмәскә, колакка наушниклар кимәскә дип тә, искәрттек.
"Юл йөрү кагыйдәсе" исемле шигырь дә укыдык.
Балалар , бу чарада актив катнаштылар, алар юл йөрү кагыйдәләре турында биргән сорауларга да, дөрес җавап таптылар. Чара ахырында аларга " Яшь юлчыга " исемле памяткалар тараттык.
Балалар юлда имин, сәламәт, сак йөрсеннәр, уяу , көчле, батыр булсыннар!