Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Донбасс фәрештәләре

27 июльдә Донбастагы сугышта һәлак булган балаларны искә ау көне билгеләп үтелә.
Әлеге дата Донецк Халык Республикасы башлыгы Указы белән 2022 елның 12 июлендә рәсмиләштерелә.
Шул уңайдан, яшьләр белән берлектә " Донбасс фәрештәләре" исемле акция уздырдык.
Донбасс шәһәрендә һәлак булган балаларны искә алу акциясенә кушылып, аларны бер минуут тынлык белән искә алдык, хәтер шәмнәре кабыздык.
Бүгенгесе көндә, Донецк җирлегендә хезмәт итүче, авылдаш егетләргә сабырлык, озын гомер, сәламәтлек теләдек. Авылыбыз егетләрен, сагынып искә алдык.
Чарада авылдашыбыз, Әлфия апа Хәбибуллина катнашты. Ул балаларга, якты , бәхетле киләчәк теләде.
Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын. Балалар башка сугыш афәтләре, фаҗигаләр күрмәсен. Саулык-сәламәтлек белән , һәрбер көннең кадерен белеп яшик!