Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Татар халык ашлары

Безнең халык кунакчыл халык. Салагыш авыл җирлегендә уңган, булган, оста пешекчеләр, туташ һәм ханымнар шактый.
Шул уңайдан, "Татар халык ашлары" исемле кичә оештырдык.
Кичә бик күңелле узды. Җырладык, биедек, уеннар уйнадык, милли ризыклар белән, тәмләп чәйләр эчтек.
Чәк-чәк пешерүче авылдашларны барладык, алар бездә шактый. Тәмле рецептлар белән таныштык, уртаклаштык, фикерләр алыштык.
Июль аенда , гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүчеләрне котладык. Уллары СВО да хезмәт итүче аналар да бар иде, аларга рәхмәт белдереп, иң изге теләкләрне юлладык.
Кичә бик күңелле, матур, эчтәлекле узды.