Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Тәрбия сәгате

Толерантлы шәһес-үз-үзен яхшы белә, тирә -якны чынбарлыкны дөрес кабул итә, кешеләрне аңлый. Һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торучы.
Бүген, үсмер егет һәм кызлар белән берлектә, "Толерантлык " исемле тәрбия сәгате уздырдык.
Чара барышында толерантлык символлары, эмблемалары, кагыйдәләре белән таныштык.
Язучылар, галимнәр толерантлык турында , бик матур фикерләр әйткәннәр, аларны укып уздык.
Яшьләр өчен, бүгенге чарада " Без төрле, әмма без бергә" исемле күргәзмә дә куелды.
Тәрбия сәгатендә бик матур фикерләр, теләкләр әйтелде.
Тормышта бер - беребезне хөрмәт итәргә, дус, тату булырга, ярдәм итәргә, олыны-олы, кечене- кече итәргә кирәк дигән теләктә калып, саубуллаштык.
Бердәм һәм бергә булыйк!