Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Мәгьлүмат сәгате

Коррупция -хәзерге заман , җәмгыятебезнең кичекмәстән хәл итүне таләп итә торган иң җитди мәсьәләләрнең берсе.
Шул уңайдан балалар белән берлектә "Коррупциягә юл юк, дибез! " исемле мәгълүмат сәгате уздырдык.
Балаларга кечкенәдән үк , тәртипле, гадел, намуслы, ярдәмчел булырга, кеше әйберенә тимәскә дигән хакта сөйләшү булды.
"Коррупция коррозиягә тиң. Тутык металны ничек ашаса, коррупция дә дәүләт аппаратын җәмгыятьнең әхлакый нигезләрен шулай тарката " дип яза А. И. Кирпичников.
Чара ахырында балаларга буклетлар өләштек.
"Матур киләчәк - үзебезнең кулларда ! ", -дигән теләктә калдык.