Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

һәйкәл янында

Авылыбыз активистлары белән, һәйкәл янында булдык. Кычыткан, әрекмән, печән үләннәрен чаптык, чүпләр утадык, тырмаладык, ахырдан шәфран чәчәкләре утырттык.
Һәйкәл яны бик матур булып, ачылып калды.
Авылдашлар бик тырышып, чын күңел биреп эшләделәр.
Бу изге эштә катнашкан , авылдашлар : Наҗия апага, Галимҗан һәм Миндар абыйларга зур рәхмәт!
Сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәрчак юлдаш булсын аларга!