Җәйге укулар
Урамда җылы, матур, кояшлы, чын җәй килде. Балалар җәйге каникулда. Шул уңайдан, балалар белән бергә, саф һавада " Җәйге укулар" оештырдык. Сәнгатьле укуны игътибарга алып, уку тизлеген дә тикшердек.
Балалар өчен матур әдәбият күп төрле иде. Алар үзләре теләп , шигырьләр сайладылар һәм укыдылар.
Табигать, дуслык, хезмәт, бердәмлек, уен турындагы шигырьләр бик матур һәм эчтәлекле яңгырады.
Чара ахырында истәлеккә фотога төштек.