Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Язучы прозаик белән очрашу

Истанбул каласында гомер итүче авылдашыбыз, язучы, прозаик, биш китап авторы Наилә апа Хөрмәтова белән бик җылы очрашу узды. Ул , оныгы Әмилә белән, авылга кунакка кайтты.
Мәдәният йортында авылдашыбыз белән бик җылы, эчтәлекле, матур очрашу узды.
Наилә апа, балаларга рус һәм татар телендә иҗаты, тормышы, яшьлеге, мәктәп еллары турында сөйләде. Китаплары белән таныштырды.
Чара барышында " Шушы яктан, шушы туфрактан " исемле күргәзмә куелды.
Ул үзенең күп китаплар укуы, китапханәгә еш йөрүе турында әйтеп узды.
Мәктәп елларында , ул беренче тапкыр 18 куплеттан торган шигырь яза. Ул, укытучы булырга хыяллана.
Ләкин , укытучылар аңа журналистика һөнәрен сайларга кушалар, ул шулай эшли дә.
Чара ахырында балаларга, " Вакытыгызны әрәм итмәгез, күп итеп китап укыыз, белемле булырсыз ", -диде.
Наилә апа белән санаулы минутлар бик тиз узып китте. Очрашу ахырында, авылдашыбыз Наилә апа Хөрмәтова белән, гөрләшеп чәй эчтек.
Рәхмәт, Наилә апа! Елда кайтып, авылны ямьләп китүеңә! Без , Сезне бик хөрмәт итәбез, яратабыз!