Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Террорчылыкка юк дибез

Соңгы вакытларда терроризм, экстремизм кебек куркыныч төшенчәләрне еш ишетергә туры килә.
Бәйрәмнәр, озак вакытлы яллар , массакүләм чаралар вакытында террорчылык актлар эшләнү куркынычы арта .
Шартлаткыч матдәләрне яшерүне әйберләр буларак, тартма , сумка, портфель , тәмәке кабы , кәрәзле телефон , уенчыклар кулланырга мөмкиннәр.
Шул уңайдан, балалар белән " Террорчылыкка юк дибез" исемле әңгәмә уздырдык.
Урамда шикле җиһазлар күрсәгез, кичекмәстән полиция бүлегенә хәбәр итегез, . Якын тирәдәге кешеләрнең ничек мөмкин, шулай читкәрәк китүен оештырыгыз , дигән аңлату алып бардык.
Битараф булмаска өндәдек. Вакытында эшләгән гамәлләрегез , террорчылык актны булдырмый калырга, тирә - юньдәге ничәмә - ничә кешене коткарып калырга мөмкинлек бирүе турында сөйләдек.
2024 елның 1 нче сентябрендә , Бесланда булган фаҗига турында сөйләштек, анда корбан булганнар өчен, бер минут тынлык оештырдык.
" Террорчылыкка юк дибез" исемле күргәзмә белән таныштык.
Уяу, сак, сизгер, батыр, көчле булыйк , дуслар!