Авылда сәяхәт
Балалар белән берлектә, авылыбыз Салагышның истәлекле , матур, ямьле урыннарында булдык.
Сугыш тәмамлануга 80 ел уңаеннан, һәйкәлләргә килдек, сугышта үзләрен корбан иткән , авылдашлар истәлегенә чәчәкләр салдык.
Мәктәп, клуб, мәчет, һәйкәл, елга буйларында булдык, дару үләннәре белән таныштык. Истәлеккә фотоларга төштек, кибетләрдә йөрдек, тәмле итеп сыйландык.
Сәяхәт бик күңелле узды!
Балалар безнең чәчәкләр, алар безнең киләчәк!