Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

Тәмәке тарту, алкоголь куллану кеше сәламәтлегенә зыян сала торган яман гадәтләрнең берсе.
Алкоголизм авыруы - спиртлы эчемлекләрне чамасыз куллануга китерә торган психик авыру. Әгәрдә бу авыруның көчәюен сизеп, үзеңне кулга алып , дәвалансаң, авырудан котылып була.
Чарада 12-17 яшьлек егетләр һәм кызлар катнашты. Әңгәмә барышында тәмәкедәге агулы матдәләрнең яшь организмга аеруча нык тәэсир итүе һәм тәмәке куллануга каршы көрәш чаралары турында сөйләнде.
Тәмәкене тәмле кәнфитләр, сагыз, көнбагыш ,чикләвек белән алыштырырга булу турында әйтелде.
Әлеге чарада, очраклы кешеләр тәмәке тәкьдим иткәндә аннан баш тарту, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, спорт белән шөгыльләнү , үз - үзеңдә ихтыяр көче тәрбияләү турында да сөйләнде.
Сәламәт булыйк, сәламәт яшик!