Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Гаилә Тугрылык Мәхәббәт көне

Бар табигать шау чәчәктә, мул җиләк - җимештә, кояшта бар җылысын, якты нурын мул итеп кешеләргә өләшкән вакытта , бик матур бәйрәм- гаилә , мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме билгеләп үтелә.
Барлык гаиләләргә дә сәламәтлектә, бер - берсен яратып, хөрмәт итеп, тормышның кадерен белеп, гүзәллеген, тәмен тоеп, бәхетле булып , яшәргә насыйп итсен.
Бәйрәм уңаеннан, СВО( МХО) да катнашучы ил батырларының гаиләләрендә булдык. Хәлләрен белештек, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттек, күчтәнәчләр тапшырдык, матур, җылы теләкләр теләдек!