8 июль- Гаилә, Мәхәббәт, Тугрылык көне!
8 июль- Гаилә, Мәхәббәт, Тугрылык көне!
Гаилә - ул үзе бер дөнья. Ул - мәхәббәт, тугрылык һәм бер - береңә карата хөрмәт кебек төшенчәләрне үз эченә ала.
Бу уртак шатлыклар һәм уртак кайгылар.
Бу гадәтләр һәм традицияләр.
Гаилә - ул ныгытма, аның стеналары артында бары тик тынычлык һәм мәхәббәт хөкем сөрә.
Тиздән , зур бәйрәм! Гаилә көне!
Шул уңайдан, кызлар, егетләр белән, открыткалар ясадык. Ромашка таҗларын җыйганда, теләкләр теләдек. Һәр гаилә, һәр кеше бәхеттә, рәхәттә, шатлыкта, муллыкта яшәсен , дигән теләктә калдык.