Наркотикларсыз тормыш
"Наркотикларсыз тормыш" сәламәтлек сәгате , зарарлы һәм файдалы гадәтләр турындагы әңгәмәне үз эченә алды. Чара бәйлелек булмаган тормыш кыйммәтләрен формалаштыру максатыннан оештырылды.
Чарада 13 яшьтән алып 17 яшькә кадәр балалар катнашты. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
Балаларга наркомания күңелле вакыт үткәрү түгел, ә куркыныч авыру икәне турында аңлату эшләре алып барылды.
Укучыларны әлеге куркыныч чирдән кисәтү һәм аларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, дөрес һәм тәмле туклану, матур, сәламәт яшәү фикерләре әйтелде, һәм буклетлар таратылды.