Хәтер һәм кайгы көне
22 июнь -Хәтер һәм кайгы көне. Моннан 80 ел элек, 1941 елның 22 июнендә канкойгыч Бөек Ватан сугышы башлана.
Иртәнге сәгать 4.00 тә фашистлар Германиясе һәм аның союздашлары , сугыш игълан итмичә генә, Советлар Союзы чикләренә бәреп керә.
Бөек Ватан сугышы 1945 елның 9 маенда төгәлләнә. Фашистлар иле тар- мар ителә.
1418 көн һәм төн дәвам иткән фаҗигале сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан.
Аларның 8.7 миллионнан артыгы яу кырында һәлак булган.
Гомерләрен бу сугышта корбан иткән авылдашлар истәлегенә, Салагыш авылында һәйкәл куелган.
Шул уңайдан, һәйкәл янында булдык.
Чүпләр чаптык, җыйдык, чистарттык, чәчәкләр салдык, музей җитәкчесе Хәлимә Муллакай кызы, сугышта һәлак булган авылдашлар турында сөйләде. Һәйкәл буена шафран, петуния, сальвия чәчәкләре утырттык.
Бер минут тынлык белән герой батырларыбызны, авылдашларны искә алдык.