Ышаныч телефоны
2010 елдан республика балалар, үсмерләр һәм аларның ата - аналары өчен, "Ышаныч телефоны" эшли.
Балалар һәм яшүсмерләр өчен, "Ышаныч телефоны" Россиянең һәр төбәгендә бар.
Үсмерләр арасында проблемалар елдан- ел арта, үз- үзенә кул салу очраклары, БДИ алдында куркып калу, ата- аналар, дуслар, яшьтәшләр белән уртак тел тапмау...
Шул уңвйдан, укучылар белән берлектә , "Ышаныч телефоны" исемле , әңгәмә уздырдык.
Авырлыклар, каршылыклар алдында калырга туры килсә, шушы телефон номерын: 8-800-2000-122 җыярга өндәдек.
Укучыларны көчле, батыр булырга чакырдык.
Балаларыбызны саклыйк һәм яклыйк!